2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.

 

Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:

- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;

 - бердәм пособие билгеләү;

 - ана капиталы чаралары белән эш итү.

 

Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.

 

Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.

 

«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен  һәркем үзе  сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш,  контакт-үзәк операторы  көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны номеры буенча алырга була (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International